Commons:Вики мәхәббәтне ярата 2019

From Wikimedia Commons, the free media repository
Jump to navigation Jump to search
This page is a translated version of a page Commons:Wiki Loves Love 2019 and the translation is 98% complete. Changes to the translation template, respectively the source language can be submitted through Commons:Wiki Loves Love 2019 and have to be approved by a translation administrator.

Shortcut: COM:WLL19

  • Home Page
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019


The results for Wiki Loves Love 2019 Photographic competition has been declared. Please visit the Results page to see the winning files.

Wiki Loves Love on website Wiki Loves Love on Facebook {{{Threads}}} Wiki Loves Love on Twitter Wiki Loves Love on Instagram Wiki Loves Love on Telegram Wiki Loves Love on YouTube Wiki Loves Love via mailing list


Вики мәхәббәтне ярата

"Вики мәхәббәтне ярата 2019" чарасына рәхим итегез!

Вики мәхәббәтне ярата (ингл. "Wiki Loves Love, WLL") ул - дөньяның төрле мәдәниятләрдә һәм төбәкләрдә мәхәббәтне белдерү һәм тануларны теркәр өчен, Викимедиа җәмгыяте оештыра торган халыкара фотобәйге.

Концепциясе

Бәйгенең төп максаты шуннан гыйбарәт: Википедия бөтендөнья ирекле энциклопедиясе һәм Викимедиа фонды башка проектлары битләрен сурәтләү өчен, кешелекнең бөтен мәдәниятләрендә урын алган мәхәббәтне белдерү һәм тану төрле феноменнарның: һәйкәлләрнең, тантаналарның, назны белдерүләрнең, мәхәббәт символы итеп кулланыла торган объектларның фотоларын җыю. Вики Җирне ярата (WLE) һәм Вики һәйкәлләрне ярата (WLM) бәйгеләрендә дә кебек монда катнаша торган фотосурәтләр темага туры килергә тиеш, әмма WLL ниндидер саклана торган табигый зоналар исемлеге белән чикләнми - мәхәббәт à теләсә кайда булырга мөмкин!

Бәйге төбәк һәм милләт әһәмиятендә булган урыннарга түгел, ә мәхәббәткә кагылышлы иң төрле белдерү һәм күренешеләренә юнәлгән. Ул шуны аңлата: катнашучыларның күбесе мәхәббәтнең мөһим, билгеле һәм күркәм күренешләрен якын тирәдә таба ала (мәдәни объектлар я көнкүреш вакыйгалары булсынмы).

Вакыт чикләре

  • 2019 нчы елның 1-29 феврале.
  • Эшләрне тапшырырга соңгы чик: 2019 елның 28 феврале, 23:59 UTC.
  • Нәтиҗәләрне игълан итү: 2019 елның 14 апреленә якынрак.

Катнашырга

Сурәтне бәйгегә җибәрер өчен, түбәндәге йөкләү төймәсенә басыгыз.

Бүләкләр

  • 1 нче урын: – 400 АКШ доллары
  • 2 нче урын: – 300 АКШ доллары
  • 3 нче урын: – 100 АКШ доллары
  • Видео: – 100 АКШ доллары
  • Җәмгыятьнең уңай бәясе бүләге: – фото һәм видео төркемнәрендә 50 шәр АКШ доллары
  • 10 юанычлы бүләк: – һәрберсенә 15 АКШ доллары
  • Җиңүчеләргә һәм оештыручыларга таныклыклар
  • Төп 1000 йөкләүчеләр исеменә ачык хатлар
  • Халыкара мандага футболкалар һәм таныклыкар

(Игътибар: җәмгыятьнең уңай бәясе бүләге белән иң күп санлы файллар йөкләгән бәйсез теркәлгән берләшмә/оешма бүләкләнә. Әгәр Видео төркемендә "Җәмгыятнең уңай бәясе бүләге" бирелмәсә, шул сумма Фото төркемендәге җәмгыятьнең уңай бәясе бүләгенә кушылачак)

Җиңүчеләр

Җиңгән 15 фотосурәт/видео игълан ителәчәк!

Кайда сорауларны бирергә?

Сорауларны һәм тәкъдимнәрне урнашытырыр өчен төп урын - ул WLL 2019 бәхәс бите (Сезгә иң уңайлы булган телне кулланыгыз, без төрлелекне яратабыз һәм, нинди телне куллансагыз да, Сезгә ярдәм итү ысулын табарыз).

Бәйге турында өстәмә мәгълүматны монда табырга мөмкин.

Бәйге чикләре: илһамландыручы үрнәкләр

Барлык теләүчеләр бәйгегә планетаның бөтен континентларының төрле төбәкләр мәдәниятләрендәге мәхәббәткә багышланган фестивальләрне, бәйрәмнәрне, тантаналарны һәм гореф-гадәтләрне теркәгән фото вә видеоларны җибәрә ала. Әгәр Сезгә идеяләр һәм илһам кирәк икән, Фестивальләр төркеменә (рус.) яисә бөтен дөньядагы фестивальләр исемлегенә (ингл.) кереп карагыз.